ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Ел саен 11 сентябрьдә Россиядә алкогольгә бәйлелек белән көрәшү һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтендөнья аеклык көне үткәрелә. Алкоголизм чиренең фаҗигасен аңлату, яшьләрне бу һәлакәткә китерүче гадәттән кисәтеп Айдар авыл китапханәсендә «Аек кеше - сәламәт планета» дип исемләнгән буклет булдырылды. Китапханәче авылдашларын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырып , мәгълүмати буклетлар таратты .

Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.​ Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шуларны кисәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәчесе волонтерлар ярдәмендә “Трезвое село” исеме астында акция үткәрде. Алар урамда очраган авылдашларына 11 сентябрь Бөтенрәсәй аеклар көнен билгеләп үтүен аңлаттылар һәм «Живи трезво, делай добро!» дип исемләнгән буклетлар тараттылар.

Конкурста катнашкан һәр кеше үз рәсемнәрендә җирдәге тынычлыкны тасвирга тырышты. Балалар бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкә үзләреннән кечкенә  генә өлешләрен керттеләр.

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә китаплардан күргәзмә оештырылды.

10 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия аеклык көне кысаларында «Трезвость – норма жизни» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халык арасында аңлату эшләре алып бару. Барлык катнашучыларга хәмернең зыяны турында буклетлар таратылды, шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

9 сентябрь  көнне Шәтке авылы китапханәсендә “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Көзге сихри матурлык” дип исемләнгән кул эшләре  күргәзмәсе ясалды. Балалар күргәзмә материалларын китапханәдә ясадылар.  Зәвык белән ясалган әлеге вазалар балаларның үзләренә дә бик ошады.

“Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре Обелиск янына агачлар утырттылар.

8 сентябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, Инстаграм челтәр битендә Теләче балалар китапханәсе онлайн режимда «Туган ягым, Татарстан» дип исемләнгән видео-презентация тәкъдим итте. Слайдлардагы фотоматериал китап укучыларда Татарстаныбызның тарихы, мәдәнияте, табигате буенча белемнәрен формалаштырырга, шулай ук республикабызга карата мәхәббәт, гражданлык, ватанпәрвәрлек һәм үз илең өчен горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Әлеге акция кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәрхәмәтлек көнендә катнаштылар. 9 сентябрь көнне «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамблендә катнашучылар белән бергә чиркәү территориясен чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International