ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Шушы  уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Ленинград блокадасы - тарихның бер көне " дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм батырлыгы булып кереп калды. Балалар бу вакыйга турында мәгълуматне игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен кисәтү, белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру максатыннан һәм Россия эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән безнең балалар бакчасында иминлек атнасы узды. 

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр. Шулай ук китап укучылар авылыбыз тарихын чагылдырган презентация белән таныша алачак.

Балалар китапханәнең нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәк булуын белделәр. Балалар китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштылар. Китапларның нәрсәне яратмавын, ә нәрсәгә шат булачакларын белделәр.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

23 нчесентябрь көннерайон мәдәният йортындадүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды. Утырышның көн тәртибендәтүбәндәге мәсьәләләр каралды.

Җәйге чорда безнең  Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар көн саен тәрбияче апалары белән чәчәк түтәлләрен күзәтте һәм карады. Түтәлләр исә җәй дәвамында аларны үзләренең матурлыклары белән сөендерделәр. Менә киләсе елга чәчү өчен, орлык җыярга вакыт җитте. Чәчәк орлыгын җыю бик җаваплы эш икән ул. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мөхәммадиева М.Ф. балаларны бу хезмәтнең серләренә төшендердерде: чәчәк орлыкларын коры кояшлы көннәрдә генә җыярга һәм дымык вакытта җыелган орлыкларның күгәрергә мөмкинлеге турында аңлатты. Аннан соң тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән берлектә киләсе елга утырту өчен циния, бархатцы, календула орлыкларын җыйдылар һәм сакларга куйдылар. Орлык җыю тәмамланганнан соң, балалар аларның төзелешен өйрәнделәр, чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр.

2020 елның 22 сентябрь көнендә Шәтке авылында яшәүче тыл ветераны Оспенникова Вера Льеонтьевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Вера апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров, Вера апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

21 нче сентябрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары Теләче муниципаль районы прокурор ярдәмчесе Ибрагимов Р.Р.,инспектор Муталлапов И.Р. һәм методист –психолог С.Н. Хаҗипова белән очраштылар. Хокук бозуларны кисәтү турында  әнгәмә бик файдалы булды.


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

18 сентябрь көнне район Советының кече залында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Алар "Күңелле балачак " клуб берләшмәсенә йөрүче балалар  белән һәйкәл тирәсенә өмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International