11 ноябрь көнне Теләче муниципаль районы башкарма комитеты актлар залында яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны булдырмау турында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Н.Н., мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, прокурор вазыйфаларын башкаручы Гусманов Р.Р., инспектор Муталлапов И.Р., мәктәп директорлары катнашты. Киңәшмәдә Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов хокук бозуларны булдырмау турында чыгыш ясады.