Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә 15 сентябрь көнне төрле сыйныф укучылары өчен "Икмәк – бөтен нәрсәгә баш" исемле мәгълүмати сәгать уздырылды. Китапханәче икмәкнең кыйммәте, аны үстерүче кешеләр һәм игенче хезмәтенең авырлыгы турында сөйләде, балалар иген үстерүгә кагылышлы китаплар белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
18нче сентябрь көнне Теләченең 2нче балалар бакчасында һәр елны уздырыла торган спорт бәйрәме “Көзге кросс-2020” булып узды. Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик үсешләрен ныгыту, чыдамлыкны үстерү, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.
“Көзге кросс-2020” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар, ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр.Спорт бәйрәме бик күңелле узды .
2020 елның 18 сентябрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. мәктәптә укучы балалар белән "Мин һәм минем Туган илем" технологиясе кысаларында "Патриотлык һәм мин аны ничек аңлыйм" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларда патриотизм, Ватанга мәхәббәт, кешелек кыйммәтләренә карата кызыксыну, актив гражданлык позициясе һәм шәхеснең гражданлык сыйфатлары, хокукый культура, Дәүләт төзелеше һәм дәүләт символикасын өйрәнү белән кызыксынуны формалаштыру.
Яшьлэргә терроризмның куркыныч афәт икәнлеге, терроризмны кисәтү, аны булдырмау юллары турында сөйләнелде. Видеофильм күрсәтелде, фойега куелган күргәзмә белән таныштырылды.
Китапханәче Бөек Ватан сугышы елларында яшь геройлар: Л. Голиков, З.Партнова,В.Котикнын батырлыклары турында сөйләде. Укучылар герой пионерлар турында зур кызыксыну белән тынладылар.
Театр сәнгате тарихында Т. Гыйззәт, барыннан да элек, үзенең әдәби-сәхнә әсәрләре белән билгеле.
Бу акция төрле чараларны үз эченә ала: өлкән яшьтәге кешеләргә булышу,тирә-якны төзекләндерү. Шул уңайдан , 9 сентябрь көнне Олы Нырсы авыл хезмәткәрләре зират янын төзекләндерүдә,рәшәткәләрне буяуда актив катнаштылар.
Анда Теләче муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасының һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновлар катнашты. Баландыш авыл китапханәсе дә капиталь ремонттан соң укучылары өчен яңадан үз ишекләрен ачты.
Алар республикабыз шәһәрләре һәм авыллары турында белделәр, алар белән бәйле тарихи фактларны искә төшерделәр. Шулай ук республиканың мөһим дәүләт символлары, истәлекле урыннары һәм күренекле кешеләрнең биографияләре белән таныштылар.Чара барышында балалар табигатькә, экологиягә, туган як тарихына һәм мәдәниятенә багышланган сорауларга җавап бирделәр.
Китап укучылар бу буклет аша аракының җәмгыятькә һәм кешегә китергән зыяны турында мәгълүмат алачаклар. Буклетлар “11 сентября – Всероссийский день трезвости» дигән күргәзмәдә урын алдылар.