ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Әлеге марафонда Сагдиев Салават катнашып Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Рәхмәт хатына лаек булды.

8 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 9а сыйныф укучылары табигатькә сәяхәт оештырдылар. Сыйныф җитәкчесе А.М. Гыйлфанова белән бергә сыйныф туган көнен билгеләп үттеләр.

Сөйләшү барышында балалар 1812 елгы тарихи вакыйгалар турында белемнәрен ныгыттылар. "Бородино" шигырендә 1812 елгы сугыштагы кешеләрнең батырлык эшләрен поэтик сурәтләү балаларга югары патриотизм хисләре уятырга ярдәм итте. Чара ахырында балалар «Бородино – в нем слышно эхо битв» викторинасында катнашып, Россия тарихы турындагы белемнәрен расладылар.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Республика балалар китапханәсе «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн уку марафоны игълан иткән иде. Әлеге марафонда Максабаш авылы китапханәсе дә катнашты. Әлеге  әдәби онлайн марафон тематикасы буенча туры килгән теләсә кайсы әсәрне укырга мөмкин иде. Бәйгегә Илюзә Зәйнетдинова башкаруында Тәнзилә апа Шәрәфиевнаның “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән шигыре тәкъдим ителде

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт  подполковнигы Хакимуллин Л.М.  белән очрашты.

Без сезне халык санын алу тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез.
1920-нче елгы халык санын алу ТАССР цензурасы тарихында беренче булды.
08/28/1920 елгы җанисәп буенча Татарстанда 2,9 кеше диярлек яшәгән
миллион кеше, шуларның 8,5% шәһәр халкы һәм 91,5% -
авыл. 2020 ел башына республикада яшәүчеләр саны 3902,9 иде
мең кеше, шуларның 76,9% шәһәрләрдә һәм шәһәр тибындагы торак пунктларда, 23,1%
авыл торак пунктлары.

Бу акция төрле чараларны үз эченә ала: территорияләрне төзекләндерү, чистарту,чишмә тирәләрендә тәртип урнаштыру, олы яшьтәге ялгыз әбиләргә булышу һ.б.. Шул уңайдан 8 сентябрь  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләреавыл чишмәсе яннарын  чистарттылар, бураларын, киртәләрен буядылар. Чишмәләрне тәртиптә тоту һәркемнең изге бурычы.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Иске Җөри авылы китапханәсе  “Аек акыл белән карыйк дөньяга” дигән исемдә акция  үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды.

Алкоголизмны кисәтү  максатыннан Бөтенроссия аеклар көне уңаеннан Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Трезвость – стильно, модно, молодежно!» дигән исем астында телдән журнал үткәрде. Китапханәче «Трезв, красив, молод и здоров» дигән презентациясе ярдәмендә алкогольнең организмга  зарарлы тәэсире хакында сөйләде. Меиөина хезмәткәре  Россия Федерациясендә алкогольне кулланучылар санын, шулай ук,  ​​суд практикасындагы мәгълүматларына караганда, аварияләрдә үлүчеләрнең яртысы нәкъ менә алкоголь куллануга бәйле булуын әйтеп узды. Клуб мөдире  спиртлы эчемлекләрнең үлемгә һәм инвалидлыкка китерүен ассызыклады. 20 яшьтән 39 яшькә кадәр булган кешеләр арасында барлык үлемнәрнең якынча 25%ы спиртлы эчемлекләр белән бәйле. Катнашучылар белән  "Сезнең алкоголизмга мөнәсәбәтегез" әңгәмә үткәрелде һәм сәламәт яшәү рәвеше турында буклетлар таратылды.

Тантанада мәртәбәле кунаклар:Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп  улы; ТР Презеденты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының Башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, ТР мәдәният министры урынбасары Хакимҗанов Ленар Сәетҗанович, Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстан республикасы Президенты вазифасына  кандидат, Миннеханов Рөстәм Нургалиевичның ышанычлысы Фатхетдинов Салават Зәки улы һәм якташларыбыз катнашты. Хәерле минутта аяк басып кергән мәдәният йортыбыз бәрәкатле булсын, халыкның ялын тагын да күңелле итеп үткәрүдә озак еллар хезмәт итеп, берләшмәләр шаулап -  гөрләп эшләп,яңадан – яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын  дигән теләкләрдә калабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International