3 сентябрь көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктанты ” үткәрелде. Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктантында ” Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин Ильнур Хазинурович, башкарама комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Саитович, Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна , мәктәп директоры Айнур Фирдәвесович Хафизов , район оешмалары җитәкчеләре һәм укучылар катнаштылар. Уңышлар телибез!
Бу быел “Яшәү тамчысы”Бөтенроссия акциясе кысаларында үтте. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре бу чараны мәктәп укучылары, укытучылары белән обелиск янында үткәрделәр. Китапханәче укучыларга бу көн турында кыскача аңлатма бирде. Аннары катнашучылар обелискка чәчәкләр куйдылар.
Күкчә авыл клубы, Күкчә авыл китапханәсе 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга багышланган "Капля жизни" Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Кешелек тарихындагы иң зур сугышта хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Анда ул вакытка булган 73 дәүләтнең 62-се (Җир шары халкының 80%-ы) катнашкан.Сугышта барлыгы якынча 70 млн кеше һәлак була.
3 сентябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында үткәрелә торган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре Беслан шәһәрендәге фаҗигалы вакыйгалар турында сөйләде. Балалар теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Акциядә катнашучылар, учларга су җыеп, террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булган һәркемгә якты хәтер теләп, су сиптеләр.
2 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Уроки второй мировой» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Мондый фикер алышулар һәм сорауларга җавап бирүләр балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен киңәйтә һәм тирәнәйтә. Ә без, үз чиратыбызда, аларда патриотик сыйфатлар һәм Бөек Ватан сугышы елларында үз халкының тынычлыгы өчен көрәшкән батырларга карата горурлык хисләре тәрбиялибез. Әлеге чара уңаеннан «Уроки второй мировой» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.
Баландыш авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган стенд һәм китап күргәзмәсе оештырылды
2 сентябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә ”Терроризмга каршы - бергәләп” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнделәр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында үз-узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Китапханәче балаларның сорауларына жавап бирде һәм балаларга бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген аңлатты.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Драматург Таҗи Гыйззәт” исемле китап күргәзмәсе төзелеп, күзәтү үткәрелде.
2 сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән “ТЕРРОРИЗМУ-НЕТ!”! " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.”.Әлеге чараның максаты - балаларга терроризмга каршы көрәштә бердәмлек кирәклеге турында аңлатылды.