3 сентябрь көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. мәдәният йорты директоры белән берлектә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан “Капля жизни” Бөтенроссия акиясенә кушылып «Мир на земле. Мы – против терроризма!» исемле күргәзмә янында әңгәмә үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә барышында терроризмга каршы көрәш вакытында үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеген аңлаттылар. Балаларга “Сак булыгыз! Терроризм», «Терроризм – җәмгыятькә янау» исемле буклетлар таратылды.
Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә һәм мәдәният йортында эшләп килүче төрле берләшмәгә йөруче балалар белән Алан урта мәктәбендә урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда экскурсиядә булдылар.
3 сентябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, «Капля жизни” Бөтенроссия акциясе кысаларында, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган хәтер сәгате үткәрелде
Чара башында китапханәче балаларны «террор» һәм «терроризм» төшенчәләре белән таныштырды, аннары терроризмга каршы көрәштә бердәмлек һәм 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Моннан тыш, китапханәче балаларга терактларны булдырмау буенча куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде.
Олы Нырсы авылы китапханәчесе, Беслан корбаннарын искә алып, Олы Нырсы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән «Беслан шәме» дигән тсем астында мәгълүмат сәгате үткәрде. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тормыш Тамчысы» акциясенә кушылды. Акция барышында катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында, 2004 елда Беслан шәһәрендә булган котычкыч вакыйгалар турында сөйләнде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды.
2 сентябрьдә Россиядә кешелек тарихында иң зур булган Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануы билгеләп үтелә. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бу коточкыч сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары белән таныштырды. Сугышчан хәрәкәтләр өч континент территориясендә һәм дүрт океан суларында алып барылды. Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта Японияне җиңү яулаган вакытта тәмамланды. Әлеге дәрес "Икенче Бөтендөнья сугышы тарихы" презентациясе белән үрелеп барды. Күргәзмәдә Икенче Бөтендөнья сугышының куркыныч һәм канкойгыч еллары турында материал урнаштырылган иде. Барлык катнашучылар өчен "Бөек Ватан сугышы", "Җиңү солдатлары", "Кеше язмышы", "Алар Ватанны саклады" китаплары тәкъдим ителде.
Сыйныф сәгатен тарих укытучысы Бикчантаева Д.М. үткәрде
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга һәм Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Узган сугыш кайтавазы» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде . Чарада миллионлаган гомерләрне өзгән рәхимсез сугыш турында, үсеп килүче буынга бабаларының батырлыклары турында сөйләнде. Укучылар Икенче бөтендөнья сугышы, аның башлануы, катнашучы илләр, тәмамлануы турында мәгълүмат тыңладылар. Чарага " Сугыш. Китап. Буын" дип исемләнгән тематик күргәзмә дә эшләнде.
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана.
3 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, терроризм корбаннарын искә алу көненә багышланган “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар һәм «Балалар террорга каршы»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.