Этикет-ул тәрбиялелек, яхшы манералар, җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү.

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Яхшы тәрбияле кешеләр этикет кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. 23 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында балалар белән "Нәрсә ул этикет" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар этикет тарихы һәм бу сүзнең әһәмияте турында белделәр, этикетның төп таләпләре белән таныштылар. Транспортта, җәмәгать урыннарында , телефон аша аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән бәйле сораулар буенча викторина үткәрелде. Әлеге чараның максаты-балаларның игътибарын яхшы тон кагыйдәләренә җәлеп итү, этикет кагыйдәләрен үтәгәндә аралашуның нинди күңелле булырга мөмкин икәнлеген күрсәтү иде. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм куллану кешенең имиджын формалаштыруга уңай йогынты ясавын,алар ярдәмендә тирә-юньдәгеләр белән көндәлек элемтәләрдән ләззәт алуын аңлату. Без мондый чаралар ярдәмендә балалар әдәпле, ачык йөзле, мәдәни булырлар, кешеләргә шатлык бүләк итәрләр, һәм ул вакытта әйләнә-тирәдәгеләргә дә күңелле булыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International