Чара барышында бик җитди һәм актуаль тема: экстремизм куркынычы, бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт, милләтара мөнәсәбәтләрдә экстремизм һәм терроризмга юл куймау турында сөйләштеләр. Мәдәният хезмәткәрләре теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде һәм соңгы елларда иң яңгыравыклы террорчылык актлары статистикасын китерде. Чара ахырында яшьләр бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.