28 август көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Нардуган» халык фольклор ансамбле составында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар.
Бәйге Республика көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Быел әлеге иҗади процесста катнашырга теләүчеләр саны аеруча күп булды. Үзләренең рәсемнәрендә балалар республикабыз символларын гына түгел, ә кече Ватаныбызны, табигать күренешләрен һәм якын кешеләрен дә сурәтләп күрсәтте. Шулай ук, китапханәдә «Цвети, мой Татарстан! / - Чәчәк ат, Татарстаным!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Анда Татарстан АССР ның барлыкка килү тарихы һәм республикабызның заманча йөзе белән бәйле материаллар тәкъдим ителде.
28 август көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Алар “Татарстан – уртак йортыбыз” һәм “Тарих йомгагын сүтеп” дип исемләнгән күргәзмәләрне бәйрәмдә катнашучыларга тәкъдим иттеләр.
Бу мәһәбәт бина эчендә барлык таләпләргә туры китереп җихазландырылган фельдшер- акушерлык пункты да урын алган. Тантанада мәртәбәле кунаклар:Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы;Татарстан Республикасы икътисад министры Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы; Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан вәкилләр һәм якташларыбыз катнашты.Хәерле минутта аяк басып кергән мәдәният йортыбыз бәрәкатле булсын, халыкның ялын тагын да күңелле итеп үткәрүдә озак еллар хезмәт итеп, берләшмәләр шаулап - гөрләп эшләп,яңадан – яңа иҗади уңышларга ирешергә язсын дигән теләкләрдә калабыз!
30 август - Татарстан республикасы көне уңаеннан бакчабызда "Туган ягым - гүзәл Татарстан" бәйрәм чарасы үткәрелде. Балалар туган як, туган төбәгебезгә, башкалабыз Казан шәһәренә багышланган видеофильм карадылар һәм татар, рус халык уеннарын уйнап күңелле ял иттеләр.
30 августта Татарстан Республикасы Көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1990 елда Республика Югары Советы Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Әлеге истәлекле датага Әбде авыл китапханәсендә «Туган илем – минем Татарстан» дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм клуб формированиесе балалары өчен танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар бик теләп «минем Республикам» презентациясен карадылар һәм аның тарихы турында китаплар белән таныштылар.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Республика балалар китапханәсе «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн уку марафоны игълан иткән иде.
Әлеге марафонда Теләче балалар китапханәсе дә катнашты. Теләге булган һәркемгә әдәби онлайн марафон тематикасы буенча туры килгән теләсә кайсы әсәрне укырга мөмкин иде. Бәйгегә ике видео төшереп җибәрелде:
Әңгәмә барышында балалар Татарстанның төп тарихи этаплары турында белемнәрен тулыладырдылар. Шулай ук, туган якка багышланган тематик альбомнарга репортаж ясалды.
27 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә иген кырына экскурсия оештырдылар һәм "Икмәк-бар нәрсәгә баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр . Балаларга икмәк булу өчен ашлыкның нинди юл үтүе һәм икмәк үстерүче кешеләрнең хезмәте турында сөйләделәр. Икмәк турында әкият, шигырьләр укылды, «Икмәк өстәлгә кайдан килә? " дигән викторина үткәрелде. .Балалар ни өчен икмәкнең берсе ак, ә икенчесе кара икәнен, ни өчен дәрәҗәле кунакларны ипи һәм тоз белән каршы алуларын белделәр. Мондый чаралар балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашучы кешеләрнең хезмәтенә карата хөрмәт һәм игелекле мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә
“Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Алар китапханәче оештырган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Төрле халык әкиятләрен укыдылар, "Син әкиятләр беләсенме?" дип исемләнгән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Әкиятләр иленә сәяхәт итү балалар күңелендә җылы хисләр калдырды.