ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Һәркем күңел ача, кинематограф өлкәсендә белемнәрен күрсәтә алды.   Кино-викторина һәм күңелле конкурслардан башланды: «Назови фильм по стоп кадру», «Продолжи крылатую фразу киногероя», «Угадай мультфильм по песне». Җавапларны “Кино на страницах литературы” дип исемләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда да табарга мөмкин иде. «Минем яраткан героем» конкурсында барысы да рәхәтләнеп үзләренең яраткан геройларын сурәтләделәр һәм рәсемнәрен китапханәчегә бүләк иттеләр.

1 сентябрь-искиткеч бәйрәм. Укучыларны, укытучыларны Белем көне белән котлыйбыз! Белем көнендә Беренче сыйныф укучылары адресына аерым сүзләр әйтәсе килә. Кадерле дуслар! Рәхәтләнеп укыгыз, яңа белемнәр алыгыз, һәм бер-берегезгә ярдәм итегез!

     Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык юнәлешләрдә дә нәтиҗәле эш телибез!

30 августа работники культуры д. Верхние Кибякози с участниками объединения “Күңелле балачак” провели совместное мероприятие ко Дню Республики «Туган жирем Татарстан». Цель мероприятия – воспитание в детях любови к родине.

Бу короновирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чараларын керткәннән соң беренче массакүләм чара. Шәтке мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарада катнашты. Алар кул эшләреннән торган  һәм тарихи вакыйгаларны чагылдырган күргәзмә ясадылар.

Күкчә авыл китапханәсе Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн-марафонда катнашып Дипломга лаек булды.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәп яңадан, яңа белемгә һәм танып - белүгә омтылучы һәркем алдында үз ишекләрен ача. 1 сентябрь - белем көне уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә, яшь китап укучылар өчен күңелле мәктәп хатирәләрен үз эченә алган китап-журналлар тупланмасыннан «Исәнме - мәктәп!»  күргәзмәсе оештырылды

Чара Белем көненә һәм Россиянең атом сәнәгатенең 75 еллыгына багышланган иде. Акциянең максаты - укуны популярлаштыру һәм халыкны аңа җәлеп итү.

Шул уңайдан  Шармыш авыл китапханәсендә «В стране выученных уроков» дип исемләнгән күргәзмәсе янында үткәрелгән информацион әңгәмә кунакларны кызыксындырды. Күргәзмәдә  энциклопедияләр, "Мин дөнья белән танышам" сериясеннән китаплар, логик уеннар һәм кызыклы биремнәр белән укыту китаплары урын алды. Монда катнашучылар шулай ук ​​кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы турында әсәрләр белән таныша алдылар.

30 август көнне Әбде мәдәният йортының «Задоринка» фольклор ансамбле Саба районының Олы Кибәче авыл җирлегендә Республика көненә багышланган "Туган җирем - Татарстан" дип исемләнгән концерт программасы белән булды.

30 август конне Максабаш авылы мэдэният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар белән Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР нын тууына 100 ел тулу унаеннан  «Туган ягым Татарстан» дип исемлэнгэн шигырь сәгате уткэрделәр.Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре башта укучыларны кыскача авылыбыз һәм Республикабыз тарихы, авылдан чыккан куренекле шэһесләр һәм зыялы кешеләр белән таныштырдылар. Укучылар Татарстан турында үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр. Чара “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International