Ләкин урамда болытлы һава дип һич кенә күңелсезләнеп утырырга ярамый! Бүген, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, бик күңелле һәм истә калырлык- “Алтын көз"бәйрәме үткәрелде. Төп максат- көзге бәйрәм белән таныштыру, туган як табигатен яратырга һәм сакларга кирәк икәнен, һәр ел фасылының үз матурлыгы өчен яратырга өйрәтүне балаларга мавыктыргыч уеннар, җыр һәм биюләр аркылы җиткерү иде.
...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә Көзбикә йөгереп керде. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, шулай ук бәйрәмгә килгән гөмбәчеккә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: рус һәм татар телләрендә җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр. “Кояш һәм яңгыр”, “Бакчада әйлән-бәйлән” уеннарыннан да берәү дә читтә калмады. Бәйрәм соңында Көзбикә балаларны күчтәнәчләр белән сыйлады.