ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

1 сентябрь көнне Россиянең шәһәр һәм авыл торак пунктларында Белем көненә багышланган «Йөгерүче китап – 2020 " дип исемләнгән көзге Бөтенроссия интеллектуаль йөгереше үткәрелде. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар

28 август көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Алар “ТАССР төзелүгә 100 ел” дип исемләнгән күргәзмә ясадылар. Бу күргәзмәдә авылыбыз тарихын чагылдырган, күренекле якташларыбызга багышланган альбомнар, Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан эшләнгән кул эшләнмәләре урын алды.

Акыллы хезмәт физик яктан аралашса, эштә дә, спортта да шактый уңышларга ирешергә мөмкин. Физкультура-көч һәм сәламәтлек чыганагы, кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективлык, дисциплина хисен үстерә, ә иң мөһиме - максатка ирешүгә омтылыш тәрбияли. 31 август көнне Субаш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре " Сау бул, жэй!» дип исемләнгән спорт ярышлары уздырдылар. Командаларга төрле спорт ярышлары, хәрәкәтчән уеннар, йөгерү, тупка сикерү, туплы эстафеталар, аркан тартышу уеннары уйнатылды..

Мәдәният хезмәткәрләре “Бәйрәм белән Сезне укытучым” дип исемләнгән акция кысаларында, төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән озак еллар Күкчә авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шайхелислам кызын бәйрәм белән котлап үттеләр. Хөрмәткә лаек укытучы үзе дә үз чиратында балаларны бәйрәм белән котлап үтте, аларга саулык -  сәламәтлек, укуларында зур уңышларга  ирешүләрен һәм “4” ле, ”5” ле билгеләренә генә укуларын теләде. Балаларга үзенең бүләкләрен өләште. 

30 август көнне Республика көне уңаеннан Олы Нырсы авыл мәдәният йорты итапханә белән берлектә  «Татарстан - минем Ватаным» дигән исем астында рәсем конкурсы оештырды. Әлеге конкурста катнашучы балалар дәүләт символларының  нәрсә аңлатканын, ТАССРга  нигез салыну һәм үсеше турында яңа мәгълүматлар алдылар.

Укытучыларга, укучыларга мәктәп директоры Николаев А.В., Теләче районы пенсия фонды җитәкчесе Мугтасимов М.М., авыл советы башлыгы Котников В.Н., узләренең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм укучыларның матур  чыгышлары белән Үрелеп барды.

Республика көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә “Татарстан - минем  Ватаным” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә Татарстанның тарихын, мәдәниятен, архитектурасын чагылдырган китаплар куелды.

30 нчы август - Республика  көне уңаеннан “Татарстан минем - Ватаным” дип исемләнгән онлайн шигырь һәм җыр  конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды. Эльмира Розыевага “Иң моңлы җырчы” , Эльвина Шагимардановага “Халык мәхәббәтен яулаучы җырчы” номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар; Азамат Закиров, Ислам Садыков һәм Самат Сабирҗановларга  актив катнашканнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

1 сентябрь –Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Белем бәйрәме  үткәрелде. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринатович,  Теләче муниципаль районы җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович , Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең  Хамидуллин Ильнур Хазинурович, башкарама комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары  Гиниятуллин Динар Саитович,  Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна ,  Теләче авыл советы җитәкчесе Ильдар Рамилевич Мараков  һәм мәктәп директоры  Айнур Фирдәвесович  Хафизов котладылар.  Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!

Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International