Баландыш авыл китапханәсе Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Китап укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз» дип исемләнгән халыкара әдәби онлайн-марафонда катнаша. Марафонның оештыручысы - «Республика балалар китапханәсе»ТР ДБУК
Ул ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.Чарада Айдар авыл китапханәсе , мәдәният йорты, балалар бакчасы, авыл җирлеге хезмәткәрләре дә актив катнашып күргәзмә тәкъдим иттеләр.
«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәчесе "Сугыш чоры балалары: кечкенә геройлар тарихы" дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде.
29 август көнне Республика көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә укучыларыбыз өчен «Татарстан – уртак йортыбыз» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага "Гүзәл җирем Татарстан!" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган Татарстан тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасында дус, тату яшәүче күпмилләтле халык, аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында сөйләде, Казан шәһәребезгә багышлап язылган шигырьләрне кычкырып укыды. Балалар да үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр.
Иске Җөри авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларның ялын күңелле итеп үткәрү максатыннан “Сабантуйлы балачак” дип исемләнгән балалар сабантуе үткәрде. Бәйрәмдә төрле ярышлар, уеннар оештырылды: чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышы, аркан тартыш һәм башкалар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.
Китап, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен Шармыш мәктәбе ишекләре яңадан ачылды. Бәйрәм атмосферасы бөтен нәрсәдә дә сизелде: мәктәпне бизәүдә, укытучыларны һәм укучыларны шатлыклы-тыйнак сәламләүдә, өлкән сыйныф укучыларының дустанә кулъязмасында.
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр бакчага баручы бала да, әти-әниләр дә. Безнең Шәтке балалар бакчасының балалары да шатланышып, кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тотып узләренең яраткан тәрбиячеләрен бәйрәм белән котларга килделәр. Барлык укытучыларны, укучыларны,тәрбиячеләрне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге максатларыгызның тормышка ашуын телибез.
1 сентябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Белем көненә багышланган күркәм чара уздырылды. Бәйрәмгә укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар, кунаклар килгән иде. Белем бәйрәмен мәктәп директоры Марат Мухаррамович Сөнгатуллин ачып җибәрде. Марат Мухаррамович яңа уку елы белән котлады, узган уку елындагы уңышлар белән таныштырды. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Рәис Рәшит улы, Олы Мәтәскә авыл җирлеге сәркатибе Исхакова Э. М. укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләр теләделәр. Укучылар укытучыларга җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады.Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, һәр сыйныфта тематик сыйныф сәгатьләре уздырылды
Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. “ Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген”дигән исем белән Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары һәм берләшмәдә йөрүче балалар катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре барлык укучыларны да бәйрәм белән котладылар, ә беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
29 август көнне Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында Республика көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган ягым – изге җирем” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар презентация ярдәмендә Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында китапханәче балаларны Татарстанның 100 еллыгына багышланган «Туган җирем -Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.