1552 елның 15 октябре Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн.

2020 елның 30 октябре, җомга

Әлеге  тарихи вакыйга истә тотып, Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә, “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар Хәтер көненең барлыкка килүе турында белделәр, Казан тарихы белән таныштылар. Шулай ук, Татарстан башкаласының истәлекле урыннары турындагы сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International