ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бу истәлекле көнне барлык мәктәпләр дә укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Шушы шатлыклы бәйрәм уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Саумы, мәктәп!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм информацион сәгать үткәрелде.

китапханәче Ленинград кызы Таня Савичева, япон кызы Сасаки Садако һәм АКШ кызы Саманта Смитның тетрәндергеч язмышлары, аларның батырлыклары турында сөйләде. Дәрестә катнашучы балалар бердәмлек һәм дуслык символын – ак күгәрченнәрне ясадылар.

Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына әдәби сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.

1 сентябрь көнне Россиянең шәһәр һәм авыл торак пунктларында Белем көненә багышланган «Йөгерүче китап – 2020 " дип исемләнгән көзге Бөтенроссия интеллектуаль йөгереше үткәрелде. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре бу акциягә кушылдылар.

Балалар бакчасын ачу тантанасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л. Р. Сафин катнашты.

Шул уңайдан  Мәдәният хезмәткәрләре “Бәйрәм белән Сезне,  укытучым” дип исемләнгән акция кысаларында, төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән озак еллар Күкчә авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Галиева Илһамия Шайхелислам кызын бәйрәм белән котлап үттеләр. Хөрмәткә лаек укытучы үзе дә үз чиратында балаларны бәйрәм белән котлап үтте, аларга саулык-сәламәтлек, укуларында зур уңышларга  ирешүләрен һәм “4” ле, ”5” ле билгеләренә генә укуларын теләде. Балаларга үзенең бүләкләрен өләште. 

Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре шуны истә тотып берләшмәгә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Аларның нинди авыр эшләрдә эшләүләрен ач-ялангач килеш тормыш алып баруларын сөйләделәр.

30 август конне Максабаш авылы китапанәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә  йөрүче балалар белән Татарстан Республикасы көне һәм ТАССР нын оешуына 100 ел тулу унаеннан  «Туган ягым Татарстан» дигән шигырь сәгате уткәрделәр.Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре башта укучыларны кыскача авылыбыз һәм Республикабыз тарихы, авылдан чыккан куренекле шәһесләр һәм зыялы кешеләр белән таныштырдылар. Укучылар Татарстан турында үзләре белгән шигырьләрне сөйләделәр. Чара “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән тәмамланды.

Бакчачылар да иң күңелле чорларына аяк баса. Бакчаларда уңышлар җыеп алынгач, Аллаһыбызга рәхмәт әйтеп, башкалар белән уртаклашыр чак җитә. 27 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге шатлык белән уртаклаштылар. Алар  “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Көзге Муллык” дип исемләнгән күргәзмә төзеделәр. Укучылар әлеге күргэзмә өчен бар фантазияләрен эшкә җигеп, бакчада җыеп алынган яшелчә, җиләк-җимешләрдән кул эшләнмәләре, аппликацияләр иҗат иттеләр.

Теләге булган һәр кеше аның белән таныша алды. Бәйрәм уңаеннан "Туган тел" иҗади берләшмәсенә йөрүче балалар  авыл музеенда булып, материаллар белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International