"Без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды.

2020 елның 30 октябре, җомга

Һәр авылның үзенә генә хас йолалары, яратып үткәрә торган бәйрәмнәре була. Айдар авылы китапханәчесе  мәдәният йорты директоры белән берлектә 15 октябрь көнне "Без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды.  Очрашуда  китап укырга яратучы, мәдәният тормышында актив катнашучы  хатын-кызлар катнашты. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты  авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында зурлау. Кичә барышында котлаулар, авыл хатын-кызлары турында җырлар, шигырьләр яңгырады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  «Татарстанның күренекле шәхесләре» дип исемләнгән кроссворд чишелде. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар чәй табыны артында авыл тормышыннан кызыклы истәлекләр сөйләде, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты, китапханәче яңа китаплар белән беррәттән, алдагы елларда басылып чыккан классик язучыларыбызның китапларын да укырга  тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International