16 октябрь көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен “Без тормышны сайлыйбыз” темасына әңгәмә үткәрделәр.

2020 елның 30 октябре, җомга

Әңгәмәдә авыл фельдшеры Сиринә Гараева чыгыш ясады. Ул яшьләргә авыруның ничек барлыкка килүе, аның билгеләре, саклану чаралары турынла сөйләде. Китапханәче Альбина Рәхматуллина “Начар гадәтләр урынына спортны сайла” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырды. Клуб мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдив тарафыннан әзерләнгән "Сәламәтлек илендә" дип исемләнгән викторинада катнашып, яшьләр күп мәгълүмат алды. Әңгәмә ахырында алар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International