Соңы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр артып китте.

2020 елның 30 октябре, җомга

Соңы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр  артып китте. Малайлар арасында беренче тапкыр тәмәке тартып карау 10-11 яшьтә; кызларда - 13 яшьтә күзәтелә. Шуны истә тотып Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе  16 октябрь көнне “Тәмәкенең зыяны” дигән исемдә әңгәмә үткәрде. Бу чарага  югары сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче аларга тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлатты, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International