Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинарлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Пешекчеләр көнен билгеләп үтеләр. Пешекче- дөньяда иң борынгы һәм иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Балалар бакчасында да пешекчесез булмый.
Пешекчеләр көне алдыннан уртанчылар төркеменә йөрүче балалар, һөнәрләр белән танышуларын дәвам итеп, пешекче һәм кондитер һөнәрләре турында белделәр. Тәрбияче апалары балаларга бу бик кирәкле һөнәрләр икәнлеген аңлатты, пешекче балалар бакчасында иртәнге, төшке һәм кичке аш әзерли, ә кондитер тәмледән тәмле, хуш исле печенье, вафли, пироженыйлар һәм тортлар пешерә, шулай ук пешекчедән башка икмәк тә пешмәс иде, дип сөйләде. Алган белемнәрен ныгыту, сүзлек запасларын баету өчен балалар «Нәрсә артык?», «Компот кайнатабыз», «Кунакларны көтәбез» дидактик уеннарын һәм көн азагында “Ашханәдә” сюжетлы-рольле уенны уйнадылар.