16 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен «Поучительные уроки Лии Гераскиной» дип исемләнгән уку марафоны үткәрелде. Балалар белән берлектә язучының мәктәп темасына кагылышлы әсәрләре укылды. Биредә балалар Лия Гераскинаның тормыш юлы, аның төрле әсәрләре: пьесалары, хикәяләре, әкиятләре белән танышты. Презентация «В стране невыученных уроков» әсәре буенча төзелгән иде.