Китап укучыларга китаплар тәкъдим иттеләр һәм яңа китапларга күзәтү үткәрделәр. Һәр кеше үзенә ошаган китапны өйләренә укырга алды. Халыкка стационардан тыш хезмәт күрсәтү мөһим социаль роль уйный - теге яки бу сәбәпләр аркасында стационар китапханәгә йөри алмаучыларга төп китапханә хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә, кызганычка каршы, безнең балалар әкиятләр укып түгел, ә заманча мультфильмнарда тәрбияләнә. Күпчелек ата-аналарларның бала белән бергә утырып китап укырга вакытлары юк. Шуңа күрә без исәптә торучы балаларны тәрбияләүдә нәкъ менә әкиятләргә бераз вакыт бирергә булдык.
Уен – алар өчен тормышка өйрәнү чарасы. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш- көнкуреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда уз көчеңә ышану, кумәклек, ярдәмләшу, шулай ук кешелеклелек, шәфкатлелек кебек куркәм сыйфатлар тәрбияли.11 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Гөлбану" һәм "Казларым кайтыгыз" исемле татар балалар уеннары уйнадылар.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Ямьле җәй китап белән күңелле” дигән акция игълан итте.
Бакча хезмәткәрләре балалар белән бик зур эш башкаралар. Икмәкнең кайдан килгәнен, кем үстергәнен һәм ничек үстерелгәнен, ничек өстәлгә эләккәнен балалар кызыксынып тыңлыйлар.
“Агрохимсервис Теләче“ ярдәмче хуҗалыгында да бөртеклеләрне җыю зур кызулык белән алып барыла. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәчесе “Игенченең уңганлыгы” исем астында көзге культураларны суктыру белән мәшгуль комбайнчылар, икмәк ташучы шоферлар белән очрашты.
Очрашу вакытында бөртеклеләренең чыгышы, туклыгы турында сүз алып барылды. Тагын күпме урып-җыю эшләрен башкарасы барлыгын белеште.
Зощенко, оста тылсымчы буларак, үз хикәяләрендә балаларны, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтә, дөрес юлга юнәлтә. Язучының туган көнендә балалар аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук авторның гаделлеккә, әйләнә-тирәдәгеләрне яратырга һәм яхшырак булырга өндәүче хикәяләре белән таныштылар.
Велосипидта йөргәндә балалар юл йөрү кагыйдәләре һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар.
Конкурста Баландыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчесе катнашты. Алар «Түбәтәй уены» - «Түбәтәй уены» халык уеннарын бик теләп уйнадылар . Уен фест" - балаларны ишегалларында якынайту, аларны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү, чөнки хәзер гадәттәге уеннарда ваемсыз уйнаучы балаларны күзәтеп булмый. Тагын бер максат-уртак эш хисабына гаиләне якынайту.
Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова "Сабый чакның бер иртәсе"дип исемләнгән шигырь белән онлайн-конкурста катнашты,видеоязма ясалды һәм социаль челтәрләрдә үз битендә хештег белән басылып чыкты.