ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2020 ел
җомга

2020 елның 13 август көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Низамова Әнвәр Хаҗи кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әнвәр  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау идарәсе  бүлеге җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Ләйлә  Каюмова hәм  Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Әнвәр апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

"Китап сезоннары" проекты кысаларында . 8 август көнне Айдар авылы китапханәчесе балалар белән А.Кисель  мастер – классы буенча иҗади дәрес үткәрде.

Айдар авыл китапханәчесе кеше күңелендә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуы белән горурлану хисләре уяту, яңа китапларны тәкъдим итү максатыннан “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиофреш уздырды. Китапханәбезнең тылсымлы сандыгында нинди хәзинәләр барын беләсегез килсә, безгә рәхим итегез! Китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!

Бу сәхифәдә дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларны ничек куллану турында мәгълүмат урнаштырыла. Һәр дару үләненең үзенең җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда ул файдалы матдәләрне үзенә туплый, ди белгечләр. Аның дәвалау үзлеге дә шуннан гыйбарәт. Китап укучыларыбыз бу сәхифә аша үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат туплый алдылар.

Теләче урта мәктәбе укучылары  җәйге каникул вакытында  туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “ һәм “ Тартария” лагерьләрендә сәламәтлекләрен ныгытырга киттеләр.Җәйге яллар күңелле үтә.

Киңәшмәдә китапханәчеләр  җәйге чорда башкарылган  эшләре белән уртаклаштылар.  Аларга методистлар тарафыннан яңа эш алымнарын камилләштерү, халык белән тагын да ныграк элемтәгә кереп китап укуның кеше тормышында әһәмиятле урын алуын төрле әдәби чараларга нигезләнеп аңлату кирәклеге әйтелде. Аеруча, яшьләрне китапханәгә тартуның яңа формаларын уйлап эшләргә кирәклеге төшендерелде.  Шулай ук Шәдке һәм Шармыш авыл китапханәчеләре үзләренең  яңа эш алымнары белән таныштырдылар.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән "Балаларга бергә укыйбыз» акциясе старт алды. Бу Республика акциясенә  Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Акциянең максаты-гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә укуы традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру.

7 август көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Сабантуйлы балачак» дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Зур шатлык һәм кызыксыну белән хәрәкәтле уеннар уйнадылар, зирәклек, тизлек, җитезлек, көч һәм игътибарлылык буенча ярышларда катнаштылар. Алар капчык киеп , кашыкка йомырка куеп  йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, талантларын күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә,  бүләкләрсез нинди сабантуй булсын ди!? Бәйрәмдә катнашкан барлык балалар да татлы призлар һәм бүләкләр алдылар. Күңелле ял итеп, өйләренә  күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Җыелма оештыру планына районның барлык ( 53 ) авыл торак пунктлары да кертелгән. Халык санын алу нәтиҗәсендә район территориясе 4 исәпкә алу участогы бүленгән. Бер исәпкә алу участогына уртача 3468 кеше туры килә. 25 хисап участогы формалаштырылган, уртача бер исәп участогы 555 кешене үз эченә ала.

Бу 9 августта билгеләп үтелә торган рәсми булмаган бәйрәм. Башта аны АКШтагы китап яратучыларның милли көне буларак бәйрәм иттеләр, ә аннары ул бөтен дөнья буйлап таралды. Бу көнне без алтын яшьтәге кешеләр янына барырга һәм аларга вакытлы яки китап сайлауга тәкъдим итәргә булдык


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International