26 нчы сентябрь, шимбә көнне, илебезнең барлык төбәкләрендә Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант” үткәрелде. Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант”та Теләче урта мәктәбендә 300 дән артык язучы катнашты. Бөтендөнья белем бирү акциясе “ Татарча диктант”язуда Теләче муниципаль районы Башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйлванович , Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Ильнур Хазинурович , Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Саитович, , район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, район оешмалары җитәкчеләре, Теләче урта мәктәбе укытучылары, укучылар һәм Теләче авылының татар телен яраткан кешеләре катнашты. Диктант текстын Россия Федерациясенең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Татарстан Республикасы атказанган укытучысы Хаҗипова Гөлнур Габбасовна яздырды. Диктант язучылар, парталар артында татарча диктант язып, мәктәп елларын искә төшерделәр, хәтерләрен яңарттылар, яшьлектә булып алдылар. Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышану уятты. Бөтенроссия “Татарча диктант”акциясендә катнашуыгыз өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм котлыйбыз!