ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2020 ел
дүшәмбе

“Нәрсә ул Туган ил? Ул-синең әтиең,әниең,апаң,энең,сеңлең,әбиең,бабаң.Ул-синең туган,яшәгән йортың,урамың,шәһәрең,авылың.Ул-синең сулаган һаваң,басып йөргән жирең.Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез-Татарстан Республикасы”. Балыклы авылы мәдәният йорты каршында 18 нче июль көнне  уткән  ,,Куп гасырлар кичкән данлы илем!,, дип исемләнгән интеллектуаль уен шушы сүзләр белән башланып китте.ТАССРның 100 еллыгы,туган якка мәхәббәт тәбияләү максатыннан үткәрелгән чарада,балалар республикабызның тарихы,данлыклы шәхесләре турындагы сорауларга жавап биреп,үзләре дә файдалы мәгълүматлар алдылар.Ахырдан бүләкләр тапшырылды.

Конкурста авыл халкы бик теләп һәм яратып катнашты. Әлеге чара йорт хуҗасының  уңган,булган һәм никадәр  фантазиягә бай икәнлеген күрсәтте.  Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

17 июль көнне Теләче ял паркында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район Беренчелегенең финал уеннары булып узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча:

Балаларда гражданлык мәдәнияте нигезләрен формалаштыру өчен балаларга туган якның мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияләү бик мөһим, чөнки нәкъ менә шул нигездә патриотизм тәрбияләнә.11 июль көнне Ачы мәдәният йортында балалар белән «Мемо -Россиянең истәлекле урыннары» дигән уен үткәрелде.

13 июльдән  16 июль көннәрендә  Кече Мирәтәк авыл клубы мөдире  Радик Галимов  “Туган як матурлыгы” дип исемләнгән онлайн фото -бәйге уздырган.

15 июль көнне Югары Мәтәскә авыл клубы каршындагы мәйданчыкта “Чәчәкле җәй” дип  исемләнгән рәсем ясау бәйгесе уздырганнар.

         Теләче районында урнашкан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып яшәу шартлары белән танышып кайтты. Бүгенге көндә Теләче районында ялгыз яшәүче 395 өлкән яшьтәге гражданнар яши. Белгечләр 196 гражданны тикшерде.

Зур булмаган тантаналы чаралар көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, тирә-юньдәгеләр өчен шатлыклы чаралар оештырырга мөмкинлек бирә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе-ел саен 16 июльдә билгеләп үтелә торган асфальтта рәсем ясау көне. Шул уңайдан, Олы Тиләҗе, Олы Мишә һәм Кече Мирәтәк  авыл мәдәният йортларында асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде.

Гомуми чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Росстат 2020 елның октябренә планлаштырылган Бөтенроссия халык санын алу вакытын күчерергә тәкъдим итте. Агымдагы елның 27 июнендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2021 елның апреленә халык санын алуны күчерү турында карар имзалады.

Ел саен Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу буенча конкурсларда катнашалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International