2 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә швед язучысы Анника Тор әсәрләре буенча «Остров в море» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Аңа кадәр китапханәдә зур әзерлек эшләре башкарылды: автор турында мәгълүмат тупланды, язучы иҗаты буенча презентация һәм буктрейлер ясалды.
Гаилә көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Семья на страницах литературных произведений» китап күргәзмәсе янында «Семья – единство помыслов и дел» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Мәхәббәт темасы һәрвакыт Россия язучылары әдәбиятында чагылыш тапты. Һәр автор, үзенә генә хас булган алымнарны кулланып, кеше мөнәсәбәтләрендә чын мәхәббәтне күрсәтергә омтылды.
2020 елның 8 июленнән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм йогышлы янаулар буенча«Кайнар линия» эшли башлый (2020 елның 8 июленнән 2020 елның 22 июленә кадәр)
8 нче июль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган киңәйтелгән утыз сигезенче утырышы узды. “ТАССР га 100 ел: Теләче районы – тарих һәм бүгенге көн” темасы буенча район Башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нагимович катнашты.
Балалар бик теләп Татарстан тарихы турында сөйләүче китаплар белән таныштылар. Китапханәче Татарстан Республикасының символикасы турында сөйләде, республиканың гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырды.
2 июль көнне Теләченең Үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре швед язучысы Анника Тор иҗаты буенча «Пруд белых лилий» дип исемләнгән квест–уен оештырды. Уенда кече яшьтәге мәктәп балалары һәм «Гөрләвек» курчак театры клубы әгъзалары катнашты. Әлеге квест-уенны үткәрү авторның әсәрләренә генә түгел, ә гомумән сәнгать дөньясына да кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирде. Без үзебезнең китап укучыларны укылган әсәрне тирәнтен анализлый белергә, уку даирәсен киңәйтергә һәм китапларны мөстәкыйль сайлап алырга өйрәтергә тырышабыз.
Юл хәрәкәте иминлеге проблемасы шактый мөһим проблемаларның берсе булып тора.
Россиядә балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре саны артты. Еш кына бала юлда янаучы куркынычны бәяләп бетерми, шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләренә ихтирамсыз карый.
Иске Җөри авыл китапханәсе «Тынычлык күгәрчене» флешмобына кушылды. Флешмобта катнашып һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерде, бөтен планета өчен тынычлыкның мөһимлеген белдерде.
Сайлау комиссиясе рәисе Г. Х. Шәйхетдинова һәр сайлаучыны җылы каршылады. Сайлау комиссиясенең һәр әгъзасы үз вазыйфаларын төгәл үтәде. Сайлау участогында шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л. Р. Сафин һәм Теләче районы башлыгы Н. Н. Хаҗиповта булып киттеләр.
Теләче районы Иске Җөри авылы китапханәсе Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Непобедимые из сорок первого...» дип исемләнгән патриотик акциягә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы: «Красноперекопск районы (Красноперекопск шәһәре, Кырым Республикасы).