ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Республика балалар китапханәсе» «Читающие дети: читаем на языках народов Республики Татарстан» - халыкара әдәби онлайн уку марафоны турында игълан итте. Шармыш авыл китапханәсе  шушы марафонда катнашырга булды һәм  сайлап алу турын уздырды. Анда теләге булган һәр кеше әлеге әдәби онлайн марафон тематикасы буенча теләсә кайсы әсәрне укып катнаша ала иде.  Конкурска   Чернов Вячеслав  һәм Проноз Полина башкаруында “Мой сон”, “Пусть процветает Родина моя” шигырьләре җибәрелде.

Олы Мәтәскә китапханәсендә  бу көн берничә укучы катнашында “Батырлар елмаеп үлделәр”дигән исем астында искә алынып үтте. Китапханәче аларга кыскача каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре турында сөйләде. “Моабит дәфтәрләре” китабы белән таныштырды. Еллар үтсә дә“җәлилчеләрнең” батырлыклары  мәңге онытылмас.

Максабаш  авылы китап укучысы Усманов Идел  әлеге конкурста  катнашып  шагыйрьнең “Егет җыры” шигырен укыды һәм олылар арасында беренче урынны яулады.

Татарстанның халык язучысы, драматург,  җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миннуллиның тууына 85 яшь тулу уңаеннан Төрек-Тәмте китапханәсендә аның әрәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды

26 август көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Туган җирем – Татарстан” дип аталган викторина  үткәрде, укучыларны Татарстанның тарихи урыннары,   үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыры.  Викторина барышында балалар  бик актив катнашып, сорауларга дөрес итеп җавап бирделәр

25 август көнне Теләче үзәк китапханәнең уку залында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган “Драмаларда – күңел дөньябыз” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. 26 август көнне китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында шул ук исем астында әдәби сәгать үткәрделәр. Укучылар язучының тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Т.Миңнуллин әсәрләреннән өзекләрне укыдылар.

26 август көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы күчмә китапханә белән  яңа китапларны тәкъдим итү максатыннан янгын сүндерү бүлегндә булып кайттылар

Максабаш авылы китапханәсе «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Челтерәгез, чишмәләр” дип исемләнгән экологик маршрутыбыз  авылдашыбыз Галлямов Сәлим Хатыйм улы тарафыннан төзекләндерелгән “Олы юл” чишмәсендә тукталды. Әлеге чишмә узенен саф суы белән тәнгә сихәт бирсә, гүзәллеге белән җанга тынычлык иңдерүче ял урынына да әйләнгән.

25 август көнне  Иске Җөри авылы китапханәсендә танылган драматург, Татарстанның халык язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан  “Туфан Миңнуллин - татар халкының сөекле улы”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.  Күргәзмәгә куелган әдәбият олуг шәхесебезнең тормышы, иҗаты турында сөйли, аның турында замандашларының хатирәләре белән бүлешә. Шулай ук, китапханәче  Туфан Миңнуллинга багышланган видео күзәтү эшләде һәм үзенең социаль челтәр битенә урнаштырды.

Урта Мишә авылы китапханәчесе берләшмәгә йөрүче балалар белән “Һичкайчан онытылмас батырлык” исем астында  тарих сәгать үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International