Әбде авыл китапханәсе М.Ю. Лермонтовның«Люблю я Кавказ» шигыре белән «Душа поэта на Кавказе» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнашты, аны Ставрополь краеның «Георгий шәһәр округының җирлекара китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 8 нче Незлобнен авыл китапханәсе оештырды.
7 июнь көнне Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Рәхәт китергән рәхмәт” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар белән әңгәмә үткәрелде,китапларга күзәтү ясалды һәм алган белемнәрне ныгыту максатыннан,әдәби викторина үткәрелде.
Акциянең рәсми инициаторы булып Варгаш районы үзәк китапханәсе тора. Башта М. Җәлил иҗаты буенча «бәхет» булды
Баландыш авыл китапханәсе 2018-19 нчы еллар Сабантуеннан «Сабантуй мизгеллэре» дигэн сюжет ясады , алар #Сабантуй2020 хештеглары белән социаль челтәрләрдә куелды.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән әлеге викторинада кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары актив катнашты. Бу дата елдан - ел күбрәк таныла бара. Мондый чаралар ярдәмендә без мәкаль, әйтем һәм табышмакларны, шулай ук бәхетле гаиләдәге гореф-гадәтләрне һәм алардагы йолаларны популярлаштырырга тырышабыз.
7 июль көнне , Айдар авыл китапханәсендә, Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан, “Гаилә учагына –китап аша” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Гаилә һәм мәхәббәт темасы татар язучыларының төп темаларының берсе булып тора. Күргәзмәдә гаилә темасын яктырткан проза әсәрләре, шулай ук гаилә ныклыгы, аның роле, бала тәрбияләү буенча да китаплар тәкъдим ителде.
Шул датага карата Урта Мишә авылы китапханәчесе «Ромашек белый хоровод» исемле челтәрле акциядә катнашып Диплом алды. Акциянең оештыручысы – Башкортстан Республикасы Бәләбәй районы "җирлекара үзәк китапханә"сенең 3 нче номерлы балалар бүлеге.
Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары белән берлектә «Читаем Пушкина вместе» дип исемләнгән Х Халыкара акциядә катнашты, аны А.С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен өлкә китапханәсе (Саратов шәһәре) оештырды. Акция бөек шагыйрьнең туган көне уңыеннан үткәрелде һәм күп санда балаларны, яшүсмерләрне, яшьләрне рус классик әдәбиятын укуга җәлеп итүгә юнәлдерелде.
Ә җәйге ялны һәм буш вакытыгызны яңа китап белән үткәрү- тагын да кызыклырак һәм файдалырак булачак!
Китап сөюче дусларыбызны Айдар авыл китапханәсенә яңа китаплар белән танышырга көтеп калабыз!
Шармыш авыл китапханәсе патриотик тәрбия бирү максатыннан Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “ Гаилә-ул без! Гаилә-ул мин!” дип исемләнгән конкур оештырды. Без туганнарын һәм якыннарын нык һәм тату гаиләгә берләштерүче яхшы традицияне торгызырга телибез. Нәсел шәҗәрәсен булдыру нәтиҗәсендә ата-бабаларыбызның истәлеген саклап калу, аларның күренекле эшләрен һәм гамәлләрен белү һәм истә калдыру, шулай ук буыннан-буынга күчеп килә торган гаилә традицияләрен саклап калу мөмкинлеге булачак.