ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

221 ел элек  6 июнь конне  рус шагыйре, драматург һәм прозаик, рус реалистик юнәлешенә нигез салучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм теоретигы, тарихчы, публицист, XIX гасырның беренче өлешендәге иң абруйлы әдәби эшлеклеләрнең берсе А.С. Пушкин туган. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәр  битендә "Пушкин көне Пушкин китабы белән" дип исемләнгән презентация әзерләде.

Максабаш авылы  китапханәсе  Вконтакте социаль челтәрендә “Балачак иң күңелле чак”дип исемләнгән Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышланган онлайн рэсем конкурсы  үткәрде. Акциядә төрле яшьтәге балалар катнашты.

"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Максабаш авылы китапханәчесе  Минһаҗева Лилия Васыйл  кызы Диплом белән бүләкләнде

Россиядә Пушкин туган көнен Рус теле көне буларак билгеләп үтәләр.Шул уңайдан,Алан авылы китапханәсе, Зәй районы үзәк китапханәсе оештырган челтәрле викторинада катнашып,дипломга ия булды.

Олы Мишә авыл китапханәсе Россия көне уңаеннан "Славься, страна! Мы гордимся тобой" исемле видеоролик ясап инстаграм битенә урнаштырды.

Акциянең максаты-катнашучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт уяту. Акцияне оештыручылар-мәктәп укучылары өчен «зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы дирекциясе, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан китапханә фондында булган басмалардан торган «Татарстан-минем Республикам» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Татарстан җирендә яшәүче халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган китаплар урын алды. Алар арасында «Серле Казан», «Этнография татарского народа», «Казан», Д.Р. Шәрәфетдинов «Сабан туе», «Татарстан из века в век», Л.А. Харисова «Ватаным Татарстан», С. Алишев «Всё об истории Казани» кебек китаплары.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!

Катнашучылар яраткан әсәрләреннән өзек укып видео яздырдылар. Шул видеоязмалар Теләче җирлекара китапханәсенең Инстаграм социаль челтәр битендә урнаштырып барыла.

Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” рубрикасы кысаларында Татарстанның халык артисткасы, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы Нәфисә Василовага багышланган видео-презентация эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International