Бәйрәмнең максаты балаларда патриотик хисләр тәрбияләу иде. Балалар биеделәр, җыраладылар,шулай ук асфальтта ,комда рәсем ясау конкурсы бик кызыклы үтте , альбом битенә ясаган рәсемнәрдән тәрәзәдә күргәзмә оештырылды .
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Красноярск өлкәсе Комск авыл җирлегенең Новоселовск китапханәсе үткәргән “Моя любовь - моя Россия” исемле челтәрле акциядә катнашып Сертификатка ия булды.
Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында халык саны 3 902 642 кеше тәшкил итә, безнең республика Россия Федерациясе субъектлары арасында халык саны буенча 8 урында тора. Халык тыгызлыгы-57,52 кеше/ 1 кв. км. шәһәр халкы-76,63%. Халык саны буенча Казан шәһәре алда бара. Татарстан-Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, 173тән артык милләт вәкилләре республика территориясендә яши.
Күргәзмәдә Россия тарихы, рус халкының гореф-гадәтләре, дәүләт символикасы турында китаплар урын алды. Ял һәм мәдәният паркында буклетлар таратылды.
Шулай ук социаль челтәрдә «Что я знаю о России?” исемле онлайн - викторина, “Час поэзии” рубрикасы кысаларында Россия, туган ил турында шигырьләр тәкъдим ителде.
2020 елның 6 июнендә Россиядә «Читаем Пушкина вместе» Х Халыкара акциясе узды. Акция бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан үткәрелде һәм аның максаты: балаларны, яшүсмерләрне рус классик әдәбиятен укырга җәлеп итү. Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары белән берлектә әлеге акциягә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Әлеге күргәзмә укучыларга диңгездә яшәүчеләргә, су асты дөньясы серләренә, диңгезчеләргә һәм, әлбәттә, гадәти булмаган диңгез маҗараларына багышланган китап битләренә сәяхәт кылырга тәкъдим итә. Ж. Вернның «20 тысяч лье под водой», Б. Житковның «Морские истории», Д. Лухмановның «Жизнь моряка», А Беляевның «Человек-амфибия» кебек диңгез маҗаралары турында нәфис әсәрләре әнә шундыйлардан.
«Почемучки» клубы балалары бу көнгә рәсемнәр ясадылар һәм аларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр.
Урта Мишә авылы китапханәсе укучысы Мухамедзянов Камил А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Сказка о рыбаке и рыбке” әсәре белән шигъри онлайн марафонда катнашты.
А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан, Нижневартовск шәһәренең 7 нче номерлы балалар китапханәсе уткәргән “Славим Пушкина” исемле акциядә катнашып Ибрагимов Рөстәм Диплом белән буләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Г.И.
Алан авылы китапханәчесе Хисамиева Гөлназ Әгъзәм кызы “Авылым гүзәллеге” Бөтендөнья онлайн-конкурсында катнашып,дипломга ия булды.Конкурс татар авылларының тарихын яктыртуга багышланган һәм аны Татнетны үстерү фонды оештырды.
9 июнь көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында, кече һәм урта яшьтәге балалар өчен «Минем Ватаным - Россия!» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балаларга Россиянең символлары (герб, флаг, гимн) турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат бирелде. Викторинада катнашучыларга дәүләтебез гербы турында сөйләнде, шулай ук гасырлар дәвамында гербның үсеш тарихы аңлатылды. Китапханәче Россия флагы турында кызыклы фактлар, вакытлар үтү белән аның ничек үзгәрүе һәм хәзерге заман триколорының төсләре турында аңлатты.
Шулай ук, Россия көне алдыннан балалар китапханәсендә «Минем Ватаным - Россия!» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда дәүләтебезнең тарихын һәм илебезнең хәзергесен чагылдыручы әдәбият тәкъдим ителде.