ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне-ул планетада яшәүче һәр кешегә табигатьне саклауның мөһимлеген җиткеру. Әйләнә-тирә мохит кешене булдырды, шул ук вакытта кеше һәр көнне әйләнә-тирә мохит булдыра. Бу көн уңаеннан Баландыш авылы китапханәчесе «Табигатьне саклау – димәк Ватанны саклау! " дигән видеоролик әзерләде.

6 июнь - Россиядә Пушкин көне  (Рус теле көне) уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе Вконтакте  социаль челтәрендә «Әйдәгез Пушкинны укыйк!» дигэн онлайн шигъри марафон оештырды.  Акцияне китапханә укучылары да хуплады. Балалар бик теләп А. С. Пушкинның   шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Урта Мишә авылы китапханәсе укучысы Мухамедзянов Камил  А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан “Сказка о рыбаке и рыбке” әсәре белән шигъри онлайн марафонда катнашты.

Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсе үзенең укучылары арасында онлайн рәвештә «Сиянье Пушкинских стихов» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрде. Биредә Пушкинның танылган шигырьләре һәм әсәрләреннән сюжетлар яңгырады. Мондый укулар балаларның белемнәрен ныгытырга һәм поэзиягә булган мәхәббәтләрен арттырырга ярдәм итә. Әлеге чарада Пушкин шигырьләрен һәм аның китапларыннан өзекләр укып видеога төшереп җибәргән 8 актив укучы катнашты. Барлык катнашучылар да Дипломнар белән бүләкләнде.

Безнең балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгының  профилактика эшләре  буенча  Саба  Һэм Теләче районнарының өлкән инспекторы Тимерханов Л.М катнашында онлайн шөгыль  булып узды.Әңгәмэ –шөгыль  бик  кызыклы узды. Тимерханов Л. М. янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде .

6 июнь - А.С.Пушкин туган көн. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәчесе "А.С.Пушкин әсәрләре - безнең рәсемнәрдә" исемле конкурс үткәрде. Әлеге рәсемнәр Вконтакте социаль челтәрендә яктыртылды.

Ачы авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган күп кенә челтәр акцияләрендә, викториналарда, флешбукларда катнашты. Катнашкан өчен Дипломнар һәм Сертификатлар белән бүләкләнде.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Теләче муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы коллективны социаль хезмәткәр көне белән котлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Теләче муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәмне җылы дустанә шартларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылардан видеороликлар карау белән билгеләп үттеләр.

Иске  Җөри  авылы китапханәчесе  Гильмутдинова Рузалия  “Фото – история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып, Сертификат алды. Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.

2020 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан,  А.С.Пушкин исемендәге шәһәрнең үзәк китапханәсе игълан иткән иткән  «Читать. Помнить. Чтить» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып Иске  Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International