5 март көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «8 март - могҗизалы көн» дип исемләнгән чара узды. Балалар әниләргә һәм әбиләргә багышланган шигырьләр укыдылар, «Әниемә бүләк», «Чәчәкне тап» викторинасында катнаштылар, әниләр турында булган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр.
Балалар үзләренең яраткан әбиләре турында да шатланып һәм зур җылылык белән сөйләделәр. Әлеге искиткеч матур язгы бәйрәмдә без кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм игелек бүләк итүче гүзәл хатын - кызларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
Нәрсә соң ул — туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана ул? Ул — син яши торган авыл, син иснәп үскән саф һава, тирә-ягыңдагы кошларның моңлы сайравы, җылы кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм һәм, әлбәттә, ачык йөзле, сабыр, мәрхәмәтле кешеләр — синең халкың. Кеше кайда гына булмасын, нинди гүзәл җирләрдә яшәсә дә, йөрәге һәрвакыт үзенең туган ягына тартыла. 4 март көнне туган якның никадәр кадерле икәнен аңлату максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре шигырь уку кичәсе оештырдылар. “Газиз дә син, кадерле дә, минем Туган җирем!” дип исемләнгән бу чара районыбызның оешуга 35 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Яшьләребез якташ язучыларыбыз иҗат иткән шигырьләрен укып, туган якка, туган авылга һәм туган җиргә булган мәхәббәт хисләрен яңарттылар. Әлеге кичә йөрәкләрдә туган җиргә карата ихтирам һәм горурлык хисләре уятты, милләтебезнең рухи байлыгын тагын бер кат искә төшерде.
Спортка кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Һәм «Нәниләр чаңгы юлы» моңа дәлил. Стартка чаңгы узышларында җиңүчеләр исеме өчен көрәшкән иң көчле, җитез һәм чыдамлылар чыга. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан 3 нче урынны Шакирова Айсылу һәм Шакиров Әмирхан, 4 нче урынны Хафизов Азамат алдылар. Бу көнне балалар көттеләр һәм аңа әзерләнделәр, аларның тырышлыклары яхшы нәтиҗәләр, җанатарларның сокланып кычкырулары, ата-аналарның, педагогларның ярдәм итүе белән акланды. Барыгызга да рәхмәт! Яшь чаңгычыларыбызга яңа җиңүләр телибез!
4 март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә экологик белемнәрне үстерү һәм экологик культураны формалаштыру максатыннан «Табигать дөньясына китап аша» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар Җир планетасының экологик проблемалары белән танышып, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш кирәклеген аңладылар. Алар киләчәк буыннар өчен табигатьнең гүзәллеген саклап калу өчен аңа ярдәм кулы сузарга кирәклегенә төшенделәр. Чара ахырында балалар табигатькә багышланган шигырьләр укып, әлеге эшнең әһәмиятен тагын бер кат ассызыкладылар.
Әлеге чарага “Халык җәүһәрләре” клубы әгъзалары чакырулы иде. Шулай ук китапханәдә “Рамазан – нурлы ай, мең савапка тулы ай!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, бәетләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады. Изге Рамазан ае күңелләребезне сафлык белән тулыландырсын, тәнебезгә сихәтлек бирсен, тормышыбызга бәрәкәт, муллык алып килсен, шәфкатьлелекне, изгелекне һәм яхшылыкны арттырсын!
Ул иң сөйкемле һәм иң назлы, иң яраткан һәм иң якын әниләргә һәм гомүмән хатын-кызларга багышлана. Бу көнне барлык елмаюлар, җырлар, шигырьләр, биюләр гүзәл хатыннарга багышлана: әниләргә, кызларга, һәм әбиләргә! Бүген икенче кече һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган бәйрәм иртәләре узды! Балаларның бәйрәмдә чыгыш ясавы-әниләргә үз балаларыннан иң яхшы бүләк. Балалар матур, матур җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Бәйрәм күңелле, кызыклы һәм шатлыклы булды! Балаларның котлауларына безнең мәктәпкәчә учреждение коллективы да кушыла һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз!
8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, 4 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Яраткан әниләребез өчен открытка» дигән мастер-класс уздырылды. Әни- безнең тормышыбызда иң мөһим кеше һәм иң якын дус, авыр минутларда без аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез һәм һәрвакыт һәрнәрсә дә таяна алабыз! Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган бүләк!
Нурислам Хәсәнов — китап тышлыгындагы гади исем генә түгел, ә татар әдәбиятында тулы бер чорның символы. Аның әсәрләре кеше күңелен тирән аңлау, ихласлык һәм нечкә юмор белән сугарылган, күп буын укучыларының йөрәкләрендә җылы яңгыраш тапты. 3 март көнне Казаклар авылв китапханәсендә «Каләме саф корычтан» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, анда язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында әңгәмә барды, әсәрләреннән өзекләр укылды.
3 март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә укучылар белән татар язучысы Нурислам Хәсәновның 85 еллыгына багышланган «Туган якның моңлы җырчысы» исемле әңгәмә үткәрелде. Нурислам Хәсәнов-китап тышлыгындагы исем генә түгел, татар әдәбиятында тулы бер чор. Аның кеше күңелен тирән аңлау, ихласлык һәм нечкә юмор белән сугарылган әсәрләре күп буын укучыларының йөрәкләрендә яңгыраш тапты. Ул иң мөһим темалар — мәхәббәт, дуслык, бурыч, гади кешеләрнең авыр язмышлары, туган җирнең гүзәллеге турында шундый итеп сөйли белә иде ки, һәр сүз күңелгә ятып уйланырга һәм хис итәргә мәҗбүр итә иде. Чара ахырында катнашучылар язучының тормышка булган мәхәббәтен һәм кешелеккә карата ихтирамын чагылдырган хикәяләре турында җылы һәм эчтәлекле фикер алышу үткәрделәр.
Казаклар авылы китапханәсе, авыл клубы һәм Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты белән берлектә “Заман афәтләреннән ерак бул” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада наркотиклар куллануның зыяны, наркотик матдәләргә тартылу юллары, шулай ук наркомания белән җинаятьчелек арасындагы катлаулы бәйләнеш турында җентекләп сөйләнде. Яшүсмерләргә наркоманиянең үлемгә китерүче куркыныч авыру булуы һәм бүгенге көндә аның нәтиҗәле дәвалау ысулларының әле дә җитәрлек булмавы турында аңлатылды. Чара ахырында “Яман белән юлдаш булма” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалып, катнашучыларга тагын да тирәнрәк мәгълүмат бирелде. Бу очрашу яшьләр күңелендә тәрбияви һәм кисәтү чарасы булып истә калды.