ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бә­рабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сык­рау­ларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан тол­лар­ның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү­-сагышларын оныта торган түгел…Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген  ветераннар алдында баш иеп, аларның тиңдәшсез батырлыгына, рух нык­лыгына сокланабыз.Бүген, 9 май көнне, Теләче муниципаль районы  мәдәният бүлегеннән бер төркем волонтерлар  Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып Җиңү көне белән котлады.

Илдә эпидимиологик хәлнең катлаулы булуына карамастан Алан, Балыклы  һәм Күкчә авылларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар үз вакытында узды. Балыклы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачылу бәйрәмгә яңа сулыш өрде. Әлеге зур тарихи бәйрәмдә социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гиниатуллин Д.С., Алан җирле үзидарә рәисе Ә.Г.Хаҗиев, җаваплылыгы чикләнәнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин катнашты.  Алар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, обелискларга венок һәм чәчәкләр салдылар.

9 нчы май бәйрәме алдыннан  Теләче урта мәктәбе укучысы Сераҗиев Наиль, әнисе, рус теле укытучысы  Е.Я . Нуртдинова белән бергә, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булган совет очучылары каберен чистартканнар һәм чәчәкләр белән дә бизәгәннәр. Саваплы эшегез өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез.  Бөек Ватан сугышы елларын, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк!

9 нчы май көнне алдыннан  Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары,   үзләренең сугыштан кайтмаган бабайларының фотосүрәтләре белән  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75  еллыгына багышланган  “Бессмертный полк” онлайн акциясендә катнаштылар.  Бөек Җиңүгә багышланган рәсемнәр ясадылар, шигырьләр сөйләделәр. Мусин Азат бик матур рәсем ясаган,узенең бабасы турында инша да язган .Бөек Ватан сугышы елларын, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбызны мәңге онытмыйк! Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Әлеге акциянең инициаторы һәм оештыручысы булып дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акциядә Ямбулат башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Гыйльфанова Азалия татар совет язучысы, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең «Ватаным өчен» шигыре белән катнашты. 

Балалар сугыш елларында ничек авыр булганын, ләкин безнең бабаларыбыз һәм дәү әтиләр, әбиләр һәм дәү әниләрнең фашизмга каршы көчле көрәшүләрен белделәр.

Гиниатуллин Рүзәл, Мараков Ислам, Гиниатуллин Азат, Гобәйдуллина Азалия, Мараков Ильяс Шаһинур Мостафинның "Телдә - Җиңү җыры" дигән шигырен укыдылар. Аларны берләштереп видео ясалды һәм #ЧитаемДетямоВойне2020 хештегы астында Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылды.

Баландыш авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” исемле халыкара акциядә катнашты.

Акция онлайн режимда узды. Балалар игътибарына Бөек Ватан сугышы хикәяләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Балалар актив катнаштылар. Акциядә катнашкан өчен китапханә диплом белән бүләкләнде.

9 Май бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга аерым игътибар бирәләр. «Чиста тәрәзәләр», «Чиста ишегалды», «Ветераннар янәшәдә яши» дигән девиз астында социаль хезмәткәрләр йорт һәм йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр. Елдан-ел Ветераннарга ярдәм күрсәтү иске матур традициягә әверелде. Барлык хезмәтләрдә коронавирус йогышын булдырмау буенча саклык чараларын үтәп күрсәтелде.

6 май көнне Алан авылы китапханәсе онлайн режимда Самара өлкәсенең балалар китапханәсе оештырган XI Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясендә катнашты. Акция кысаларында Гарипова Ләйлә башкаруында сугыш турында хикәяләр уку тәкъдим ителде һәм ул хикәяләр буенча фикер алышу оештырылды.

07  нче май  көнне  Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы структурасы бүлеге башлыгы Хакимова Л.Г.,  Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль  мәсьәләләр  буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин,    Айдар авыл җирлеге җитәкчесе Р.Р.Хаҗиев, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Егоров  Иван Ивановичка күчтәнәч тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International