26 июнь көнне район Советының актлар залында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов рәислегендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Әлеге утырышта районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Трофимов Р. Ю., район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Тимерханова А. Х., район Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестиция эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Миннигулов И. А., район Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р. Р. чыгыш ясадылар.
Түбәндәге сораулар каралды:
1. Җир кишәрлекләрен милеккә яки арендага бирү, муниципаль милектәге мөлкәтне файдалануны һәм аның белән идарә итүне контрольдә тоту.
2. "Граждан хәле актлары турында» законнарның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү хакында.
3. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтүе турында.
4. Бюджет акчаларының дорес һәм рациональ кулланылышына эчке финанс контролен гамәлгә ашыру һәм Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнарының, муниципаль бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерүне гамәлгә ашыру турында.