ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

06  нчы май көнне  авыл жирлеге башлыгы   Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, кучтәнәч- пакетлар өләште. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы аларның сәламәтлекләре белән кызыксынды, якынлашып килуче бәйрәм белән котлады. Ветераннарыбыз хөкүмәтебезнең шулай зурлаганнарына зур рәхмәтен белдереп, яшь буынга саулык-сәламәтлек теләп, алар күргән ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

6 май көнне Айдар авылы китапханәсе дә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» исемле Халыкара акциядә катнашты.

Акциянең максаты - Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм үсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү. Акциянең бурычлары: үсеп килүче буында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына катнашы булу хисен формалаштыру, тарихи хәтерне саклау һәм аны үсеп килүче буынга тапшыру.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсе “Читаем детям о войне” исемле XI  нче халыкара акциядә катнашып Дипломга лаек булды.


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Тасмалы чәчәкләр Җиңү бәйрәмендә бизәк булып торсын. Без батырлыклары белән горурланучы бабаларыбызны олылыйбыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!

Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез. Еллар уза, буыннар алмашына, әмма халкыбызның бөек батырлыгы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә кала. Ел саен күпләр «Үлемсез полк» хәтер акциясендә катнаша. Шармыш авыл китапханәсе бүгенге хәлләргә карамастан, «Вконтакте» социаль челтәр битендә онлайн режимда эшли. Интернет аша ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең язмышлары белән таныштыра.

Акцияне оештыручы - Моховлянка авыл китапханәсе. Безнең укучыларыбыз Динә Шәйхетдинова һәм Илзирә Фәттахова бу акциядә катнашып,  конкурска үз видеоларын тәкъдим иттеләр һәм  катнашкан өчен сертификатларга ия булдылар.


8
май, 2020 ел
җомга

Сезне Теләче муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

2020 нчы елның 6 май көнендә Җиңу көне уңаеннан сугыш ветераннарына hәм тыл хезмәтчәннәренә Теләче муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты  тарафыннан рәхмәт сүзләре җиткерелде, котлау открыткалары һәм кучтәнәч тутырылган пакет тапшырылды.

Район ветераннары үзләренә күрсәтелгән ихтирамга, җылы теләкләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

7 май көнне районыбызның сугыш ветераннарына республиканың транспорт hәм юл хуҗалыгы министры  Ленар Сафин тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кайтты.  Аны ияләренә министрлыкның оештыру үсеше бүлеге башлыгы Луиза Хәкимова тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International