Олы Мәтәскә авыл җирлеге эшчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм эшчеләре бу көнне зурлап искә алдылар. Һәйкәл янында митинг булды. Мәктәп директоры кыскача гына бу көн хакында сөйләп үтте. Сугыш афәтен күргән ватандашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә венок салынды.