Районыбызда 27 сайлау участогы бар. Исегезгә төшерәбез, 25 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр һәм 1 нче июль көнне районыбызда барлык сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Аерым график нигезендә сайлау участокларыннан ерак урнашкан авылларда 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге булдырыла.
Санитар-эпидемиологик таләпләрнең катгый үтәлешенә игътибар итүегезне сорыйбыз.