Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.
22 июнь көнне Иске Жөри авылы китапханәчесе балалар белән һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Укучыларга “Хәтер атлый гүя ил буйлап” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар.