Урта Мишә авыл китапханәсе, медицина персоналы, Бөек Ватан сугышы елларында хәрби госпитальләр эшенә багышланган #Медицина_в военный_шинели челтәрле акциясенә кушылып, Сертификатка ия булды. Акция А.С. Пушкин исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган Хәтер һәм Дан елы кысаларында үткәрелә.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, М. Удовиченко исемендәге Үзәк балалар китапханәсе оештырган "Зур сугышның кечкенә геройлары" дип исемләнгән челтәр акциясенә кушылып, Сертификатка ия булды.
Иске Җөри авылы китапханәсе Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе игълан иткән "Тукайны бергә укыйбыз" исемле челтәрле акциядә катнашып диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авылы китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан, Алабуга шәһәре үзәк китапханәсе үткәргән “Яз. Тукай. Шигърият. – Весна. Тукай. Поэзия.” дип исемләнгән акциядә катнашты.
Иске Җөри авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсы кысаларында, Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятен тәкъдим итте.
Габдулла Тукайның китапларын укучыларга тәкъдим итү максатыннан, Иске Җөри авылы китапханәсе Тукай китапларына онлайн видео күргәзмә ясады.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсе #ШигырьләрдәһәмрәсемнәрдәТукайиҗаты дип исемләнгән онлайн бәйге игълан итте. Әлеге бәйгедә бик теләп катнаштылар. Г.Тукай иҗатын яратучылар онлайн рәвештә шигырьләрен сөйләделәр һәм рәсемнәр ясадылар.
Акцияне «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе оештырды.
Баландыш авылы китапханәсе китап укучысы Җаббарова Фәридә Алмаз кызы Г. Тукайның "Шүрәле" әкияте белән "Туган тел, татлы мотивың кебек!" исемле челтәрле акциядә катнашты. Акцияне Камбар районы Кама китапханәсе оештырды.
Татарстан язучылар берлеге тарафыннан оештырылган "Шигырь бәйрәме Онлайн" флешмобында Баландыш авыл китапханәсенең китап укучылары Чулпан Мубаракшина һәм Суфия Хасаншиналар катнашты.