Татарстанлыларны Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау сораулары буенча оештырылачак бөтенроссия тавыш бирүләрендә һәм 13 сентябрьдә уздырылачак бердәм тавыш бирү көнендә нинди яңалыклар көтә? Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күреләчәк? Яңа чынбарлык шартларында тавыш бирү процессларының үтә күренмәлелеге һәм участокларда күзәтүләр ничек башкарылачак? Онлайн-форумның беренче сессиясендә экспертлар әлеге һәм башка сораулар буенча фикер алышачак.
Онлайн-форумны түбәндәге сылтама буенча карагыз һәм сорауларыгызны юллагыз: https://www.youtube.com/watch?v=wlVBcfWCnME&feature=youtu.b. Трансляцияне шулай ук Татарстан Республикасының рәсми аккаунтында да карарга мөмкин булачак: https://vk.com/nashtatarstan
Онлайн-форумда чыгыш ясыйлар:
− Николай Булаев, Россия ҮСК Рәисе урынбасары
− Андрей Кондратьев, ТР ҮСК Рәисе
− Борис Менделевич, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты
− Александр Брод, «Гражданлык контроле», Ассоциациясе рәистәше, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары Советы әгъзасы
− Алена Булгакова, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» Ассоциациясенең башкарма директоры
− Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, һәм башка экспертлар.