Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара кадетлар корпусы китапханәсе барлык теләүчеләрне бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенга багышланган кроссвордта катнашырга чакырды. Әлеге акциядә катнашу өчен Шармыш авыл китапханәсе акцияне оештыручы төркеменә язылды һәм кроссворд чиште.
Бу акциягә китап укучылар бик теләп кушылдылар. Акциягә кушылучыларның гаилә белән бергә китап укып төшкән фотолары Вконтакте социаль челтәрендә Казаклар авылы китапханәсе битендә урын алды. Бу акциядә 30 өлкән кеше, 27 бала катнашты. Акция дәвам итә.
Алан авылы китапханәсе “В контакте” челтәрендә, үзенең укчылары арасында “Өйдә кал”, “Бергәләп китап укыйбыз”, “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле акцияләр башлап җидәрде. Акция кысаларында, китап укучылардан алынган фото һәм видеоматериаллар китапханә сайтына урнаштырып барыла.
1-21 апрель көннәрендә узучы әлеге марафонга Алан авылы китапханәсе дә катнаша.Шулай ук,параллель рәвештә «Авылым гүзәллеге» марафонына да катнаша.
Урта Мишә авыл китапханәсе, Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Жди меня, и я вернусь" исемле акциядә катнашып, Сертификатка ия булды.
Конкурс укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Әлеге рәсемнәр в контакте социаль челтәрендә яктыртылды.
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк.
Кайбер социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда ДТРК "Татарстан" га сылтама белән шикле мәгълүмат пәйда булды, янәсе, 20 апрельдән республикада "үз-үзен изоляцияләүне бозучыларга" массакүләм “тотулар” башланачак. Фейк авторлары раславынча, "Дүшәмбедән хезмәткәрләр элек алган пропуск (эшкә бару мөмкинлеген бирүче белешмә) үз көчен югалтачак". Мәгълүматларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җиткерелгән белдерүләргә сылтама да “беркетелгән”. ДТРК «Татарстан» ВГТРК ФДУП филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов әлеге мәгълүматка ышанмаска өндәде, җинаятьчеләрнең, алдан ниятләп, компания ышанычына лаек булуын һәм моны үз мәнфәгатьләрендә куллануларын ассызыклады.
Субаш авылы китапханәчесе Петрова Л.И. «Читаю Дома», «Жди меня, и я вернусь», «Читаем Есинина вместе», «Стихотворение, посвященное героям войны» исемле челтәрле акцияләрдә катнашты. Акцияләрдә катншкан өчен сертификат һәм дипломнарга ия булды.
Марафонда бүгенге көндә 9 кеше катнашты. Марафон дәвам итә.
Шулай ук Онлайн режимда төбәкара һәм республика күләмендә үтүче челтәрле акцияләрендә даими катнашып (“Верный фронтовой друг Василий Теркин”, “Атнабай чын шигьрият”, “75 книг о войне и победе”, “Литературный полк”) дипломнар һәм сертификатларга ия булды.