Республика конкурсы нәтиҗәләре

2020 елның 29 мае, җомга

27  нче май көнне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Р.М. Дәвлиева, район балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закирова, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары  В.Г. Мифтахова «Укучының мәдәни көндәлеге»  дигән республика бәйгесенең район турына йомгак ясадылар.

 Кулларына Мәдәни көндәлек алган балалар мәдәният учреждениеләре оештырган төрле чараларга йөрү белән беррәттән, бәйгедә катнашу мөмкинлегенә дә ия булдылар. Әлеге проектта безнең район укучылары да актив катнашты. Уку елы дәвамында алар бик күп мәдәни урыннарда булдылар.

 «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә  Теләче урта мәктәбе укучылары Гобәйдуллина Азалия, Антонова Латифа, Нуруллина Ралина  һәм  Кыямов Искәндәр  җиңеп чыктылар.Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International