Иске Җөри авыл китапханәсе 2020 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, А.С.Пушкин исемендәге шәһәрнең үзәк китапханәсе игълан иткән иткән «Читать. Помнить. Чтить» дип исемләнгән виртуаль викторинада катнашып сертификат белән бүләкләнде.
Иске Җөри авылы китапханәсе Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе игълан иткән "Тукайны бергә укыйбыз" исемле челтәрле акциягә кушылып диплом белән бүләкләнде.
Академик С. П. Королев исемендәге балалар китапханә мәгълүмат үзәге игълан иткән Буклук2020 Халыкара фотоконкурсында катнашып Иске Җөри авылы китапханәсе сертификат белән бүләкләнде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Тула өлкәсе Венев шәһәре, "Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы игълан иткән “Поэзия тоже воевала” дип исемләнгән акциядә катнашып Иске Җөри авылы китапханәсе диплом белән бүләкләнде.
Иске Җөри авылы китапханәсендә карантин көннәрендә #Өйдә утырабызКитаплар укыйбыз дип исемләнгән акция башланып китте. Бүгенге көнгә акциядә 10 кеше катнашты.
Проектның максаты татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар укуны гадәткә кертү. Әлеге акциядә Иске Җөри авылы китапханәчесе актив катнашып килә.
1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова да катнашып килә. 21 көн дәвамында көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара.
Казаклар авылы китапханәсе 1нче апрельдән - 21 нче апрельгә кадәр үтүче Татнетны үстерү фонды оештырган “Авылым гүзәллеге” дип исемләнгән онлайн - марафонда катнаша. Әлеге марафон кысаларында ул туган авылының гүзәллеген, матурлыгын тасвирлаган, аның бүгенге һәм үткәнен чагылдырган позитив форматта үзе төшергән фотосурәтләрне урнаштырып бара. Проектның максаты - татар авылларын популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү, татар авылларына һәм анда яшәгән кешеләргә ихтирам уяту, үз туган ягыңнан чыккан шәхесләрне таныту.
Әлеге акция Пасха, гореф - гадәтләр һәм бәйрәмнең традицияләре турында күзаллаулар ача. Акциянең оештыручысы - Сергач муниципаль районы С.И. Шуртак исемендәге үзәк китапханә.
1 нче апрельдән -21 нче апрельгә кадәр Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) оештырылды. Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Әлеге марафонга Максабаш авылы китапханәсе дә кушылды.