Тиздән балалар бакчаларында чыгарылыш иртәләре гөрләп үтәчәк.Тәрбиячеләрнең бу чыгарылыш иртәсен балалар өчен истә калырлык һәм кабатланмас итәсе килә. Бу бәйрәмнең уңышлы килеп чыгуы иң беренче чиратта- ул чыгарылыш иртәсенең сценариена бәйле, ә аннан соң инде бүләкләр, бизәлеш, шигырьләр һәм, әлбәттә, җыр-бию. Бүгенге көндә Теләче № 2 балалар бакчасында чыгарылыш иртәсенә актив әзерлек бара. Балалар да әлеге бәйрәмнең репетицияләренә зур кызыксыну һәм зур җаваплылык белән карыйлар.