Айдар авыл китапханәсе 15 май - Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә белән уку" дигән челтәрле акциягә кушылды һәм Диплом белән бүләкләнде. Акция гаилә белән уку мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, балалар белән уку традицияләрен үстерүгә, шулай ук гаиләне ныгытуга һәм тәрбиядә әдәбиятның әһәмиятен күтәрүгә юнәлтелгән. Акциянең девизы - «Балаларга укыгыз, балалар белән бергә укыгыз, балалар сезгә укысын!». Акциянең оештыручысы - Кострома өлкәсе Вохом муниципаль районының балалар китапханәсе.