Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!

2020 елның 23 мае, шимбә

Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Рамазан ае мөселманнар өчен сынау һәм шатлык ае булды. Әлеге изге айда һәр мөэмин-мөселман тыелганнардан тыела, ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.

Шушы изге көннәр дәвамында районыбызның барлык мөселманнары үзләренең татулыкларын, бердәмлекләрен тагын бер кат расладылар. Бу бүгенге катлаулы вәзгыятьтә ифтар ризыклары тарату, мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәм итүдә чагылды.

Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Рамазан иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык, һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен иде.

Ураза бәйрәме – мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын!

 

Теләче муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе                                                        Н.Н. Хаҗипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International