ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Л.В "Читаю Дома", “Читаем Есенина вместе”, “Жди меня и я вернусь”, “Читаем Тукая вместе” исемле челтәрле акцияләрдә катнашты. Әлеге акцияләрдә катнашып сертификатларга ия булды.

Максабаш авыл китапханәчесе Мингазова Лилия үзизоляция вакытында китапханә эшен онлайн формада алып бару максатыннан "Язлар безгә Тукай белән килә" исемле акция игълан итеп, эшен дәвам итә. Килгән фотолар  #өйдәукыукучым, #өйдәукытеләче, # МаксабашАвылыКитапханәсе хештеглары белән вконтакте  битләренә урнаштырып барыла. Китап укучылар  китап яки журналдан өзек китереп укыган мизгелне видеога яки фотога төшереп китапханә сайтына җибәрделәр. Әлеге марафонга олылар да, балалар да бик теләп кушылды.  Барлыгы 13 эш урнаштырылды. Марафон дәвам итә.

Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып  укуларын дәвам итәләр. Укучылар дистанцион дәресләрне бик теләп укыйлар.  Ата –аналар  балаларына ярдәм дә итәләр, төрле иҗади эшләр дә катнашалар. Балалар Бөек Ватан сугышы чорына багышланган рәсемнәр иҗат итәләр. Бу матур рәсемне Давлетшина Нәргизә ясаган. Узегезнең уңышлар турында  безгә  дә языгыз. Уңышлар телибез!

21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 апрель көннәрендә уздырылучы  XI Дөньякүләм онлайн марафонда Төрек - Тәмте авылы китапханәчесе Алсу Ахметзянова да катнаша.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Тукайны бергә укыйбыз” исемле Төбәкара челтәрле акциядә катнашып дипломга лаек булды. Бу акциягә әзерләнгән видеоролик  Г.Тукайның “Туган авыл” шигырен укып ясалды.  

Ямбулат авыл китапханәсе "Тукайны бергә укыйбыз" дигән челтәр акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы — Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе.

Ул #әдәби марафон проекты белән параллель бер үк вакытта бара. #Авылымгүзәллеге исемле әлеге онлайн — марафон инде 1 апрель көнне үк старт алды. Марафонда Ямбулат авылы китапханәседә   актив катнаша.

Урта Мишә авыл китапханәсе китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Түбән Новгород шәһәре Сормов районы китапханәләре тарафыннан оештырылган "В книжной памяти мгновения войны" дигән челтәрле акциядә катнашты. Әлеге акциядә катнашып  Дипломга ия булды.

Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Өйдә укы укучым!” акциясе игълан итте. Китап укучылары белән дистанционно аралашып, китап яки газета - журнал укыган вакытларында төшерелгән фотоларын җыеп, китапханәнең инстаграм битендә урнаштырып бара.

Урта Мишә авыл китапханәсе Валуйка шәһәренең үзәк китапханәсе оештырган #Читаю дома” челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International