Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. Теләче үзәк китапханәсе игълан иткән, “Читающий библиотекарь” конкурсында катнашып, “Сугыш ятимнәре” дигән китапны #әдәбимарафон хештегы белән в контакте битендә урнаштырып бара.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап “Без Тукайны укыйбыз” исемле онлайн марафон башлап җибәрде. Хәзерге вакытта инстаграм челтәрендә #безтукайныукыйбыз хэштегы белән 2 видеоязма урнаштырылды. Марафон 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Һәр катнашучы, үзенең күңеленә хуш килгән Г.Тукай шигырен (татар яки рус телләрендә) сайлап алып, марафон барышында укып, видеоязманы Инстраграм аккаунтында урнаштыра ала.
Баландыш авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл батырлары, сугыш чоры балалары турындагы фотоларны, язмаларны барлап контакт, инстаграм битләрендә чагылдырып бара торган акция оештырды. Бу акция ел дәвамында барачак. Бүгенге көндә катнашучылар саны 5 кеше.
Баландыш авыл китапханәсе #Читаю дома" челтәрле акциясендә катнашты, һәм Сертификатка ия булды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, Баландыш авыл китапханәсе китапханәчесе Назипова Миләүшә Хәбибрахман кызы, Тула өлкәсенең Щекино шәһәрендәге «Искусство и война» челтәрле акциясенә кушылып, Сертификатка ия булды.
Акциянең оештыручысы - Курган өлкәсенең "Звериноголово үзәк район китапханәсе" муниципаль казна мәдәният учреждениесе.
Иске Карабаян авыл китапханәсе "Яз. Тукай. Шигърият - Весна. Тукай. Поэзия " исемле челтәрле акциягә кушылды. Әлеге акциянең оештыручысы - ТР Алабуга муниципаль районының Үзәк китапханәләр системасы.
Иске Карабаян авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Поэзия тоже воевала" дигән патриотик акциягә кушылды. Акциянең оештыручысы: Венев шәһәре, Тула өлкәсе "Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы".
Теләче урта мәктәбе укучылары читтән торып укуларын дәвам итәләр. Укучылар дистанцион дәресләрне бик яраттылар. Ата –аналар балаларына ярдәм дә итәләр, шул ук вакытта дәресләр барышын да тикшерәләр .Укучы балалар дистанцион физкультура дәресләрендә бик теләп физик күнегүләр ясыйлар. Аларны әти – әниләре һәм физкультура укытучылары күзәтеп торалар.Уңышлар телибез!
Пасха-православие динендәге иң төп бәйрәмнәрнең берсе, явызлык көчләрен Җиңүнең котылгысызлыгына ышаныч билгесе.