2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 7000 гә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Әлеге киң колачлы программа 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Төзекләндереләсе ишегаллары исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән йортларның ТР Транспорт министрлыгының ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы буенча ремонт ясалмаган ишегаллары керә.
Акцияне оештыручы - Коврово үзәк район китапханәсе.
Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова Түбән Новгород шәһәре Сормов районы китапханәләре тарафыннан оештырылган " В книжной памяти мгновения войны " дигән челтәрле акциягә кушылып Диплом алды.
Теләчк үзәк китапханәсе #өйдәутырабыз#Тукайныукыйбыз#Теләчекитапханәсе хэштеглары астында онлайн уку марафоны оештырды. Марафонда бүгенге көндә 8 кеше катнашты.Марафон дәвам итә.
Китапханәче “авылым гүзәллеге” һәм “әдәби марафон” бәйгеләрендә катнашты. Шулай ук 10 төрле межрегиональ акцияләрдә катнашып диплом һәм сертификатларга ия булды.
Бүгенге көндә Рашат Низами шигырьләре, Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас” мистик триллеры һәм Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” романнары укылды. Әлеге әсәрләрдән өзекләр белән Теләче балалар китапханәсенең ВКонтакте битендә танышырга була.
Айдар авыл китапханәсе, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән акция башлап җибәрде. Биредә авылдашларыбыздан килгән истәлек - фотолар тупланып барылып альбом ясап куела. Сезнең ярдәм белән тарихыбызны бергәләп барлыйк!
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. 1-21 апрель көннәрендә уздырылучы XI Дөньякүләм онлайн марафонда Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова да катнашып килә.
Урта Мишә авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Поэзия тоже воевала" дигән патриотик акциягә кушылып Диплом алды. Акциянең оештыручысы: Венев шәһәре, Тула өлкәсе "Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы".
Ул Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышлана. Әлеге датага карата Шингарева Айгөл “Помним. Гордимся!” исемле Бөтенроссия рәсем конкурсында катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.