Халыкара гаилә көне-һәр кеше өчен иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә- ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – бәхет терәге» , «Иң якыннарыбыз, иң туганнарыбыз” дип исемләнгән челтәрле акцияләргә кушылып, диплом, сертификатларга ия булды. Акцияләрнең максаты: гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китап укуга кызыксыну уяту.